Конкурс фатих карим


(сочиненияләр җыентыгы)

МӘКТӘП УКУЧЫСЫНА ЯРДӘМЛЕК
2001

Эчтәлек

  • Дустым!
  • I бүлек. И каләм, әйтерең бармы?.
  • Безнең буын нинди идеаллар белан яши?.
  • Идеалсыз кеше − имансыз кеше.
  • Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге.
  • Яшьлегем бишеге.
  • Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы.
  • Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә.
  • Иң якын дустым.
  • Мин юрист булырга телим.
  • Җырлар өчен, җырларым бар.
  • Тау башына салынгандыр безнең авыл.
  • Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип.
  • Идеалы үзгәргән герой.
  • Әсәр үзәгендә — конкурс фатих карим кеше рухы.
  • Түбәләрдән тамчы тама.
  • Әнкәй.
  • Паркта — көз.
  • Әгәр мин президент булсам.
  • Тел — буынсыз, уй — төпсез.
  • Идел кичкән инәкәләр теле.
  • Татарстаным — гөлстаным.
  • Мәктәп, исәнме!
  • Әниемнең әнисе.
  • Җәйге ялда.
  • Кышның үз матурлыгы.
  • Яз, яз, яз җитә.
  • Кадерле истәлек.
  • Гаилә ядкаре.
  • Без — эзтабарлар.
  • Бәхетен тапмаган геройлар.
  • Гөлҗиһан — минем идеалым ул.
  • Татар әдәбиятында авыл прозасы.
  • Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр.
  • Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында.
  • Яңа китап укыгач.
  • Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек.
  • Татар әдәбиятында тарихи тематика.
  • Татар прозасында укытучы образы.
  • II бүлек. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты буенча язма эшләр.
  • Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары.
  • Коръән һәм татар әдәбияты.
  • «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар.
  • Мин яхшыга яхшымын, Мин яманга яманмын («Идегәй» дастанындагы үзәк геройга карата)
  • Олуг мәхәббәт турында китап (Хәрәзми иҗаты буенча)
  • «Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы.
  • «Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш..
  • «Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы.
  • Суфилык мивәләре пешеп йетмеш..
  • Гыйльмилә булды сәгадәт.
  • Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары.
  • «Әбугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре.
  • «Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар.
  • Гамәл вә җәза (Р. Фәхретдиновның «Әсма...» романы буенча)
  • Хатын-кыз бәхете.
  • XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр.
  • «Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?.
  • Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле.
  • Мәхәббәтле дөнья (Г. Тукайның «Син булмасаң!» шигыре буенча)
  • И газиз Туган җирем!
  • Милли моңнар.
  • Язмышлар берлеге (Дәрдмәнд иҗаты буенча)
  • С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман.
  • Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (М. Гафури иҗатында традициялелек хакында)
  • «Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр.
  • Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары.
  • Сәгадәт — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)
  • Хыяллары җимерелгән герой.
  • Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык.
  • Аңлау тапмаган геройлар (Ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)
  • Дөнья — матур, мин — бәхетсез.
  • Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары.
  • Яшь гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)
  • Безнең шәһәрнең серләре.
  • «Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар.
  • III бүлек. Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр.
  • Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше.
  • Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу.
  • Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу.
  • Муса Җәлилнең фронт лирикасы.
  • Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар.
  • Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы.
  • Хәсән Туфан иҗатында җил образы.
  • А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау.
  • Аяз Гыйләҗевнең «Жомга көн кич белән» әсәрендә мәхәббәт темасының чишелеше.
  • И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы.
  • Биектә калу (М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте буенча)
  • Туган якны сагыну хисе.
  • Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре.
  • Татар әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү.
  • Милли хисләр.
  • Рухи матурлык чагылышы.
  • Ә. Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы.
  • Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләрендә җыелма образлар.
  • Р. Хәмид драмаларында кучемлелек.
  • «Жиде баҗа» пьесасындагы геройларга бәяләмә.
  • Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь.
  • Татар әдәбиятында автобиографик әсәрләр.
  • Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар.
  • Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты.
  • Тарих һәм хәтер.
  • Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары.
  • Хыянәт турында роман.
  • «Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр.
  • Телгә алырлык китап.
  • Татар әдәбиятында торгынлык елларына бәяләмә.

Дустым!

Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында тәрбияләнә. Син түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирлыйсың, әти-әниең, бәйрәмнәр турында язасың. Бераз үскәч, күзаллауларың киңәйгәч, туган халкың, илең хакында уйларны кәгазь битләренә төшерәсең. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәнә башлагач, сочинениеләр синең анда язылганнарга мөнәсәбәтеңне белдерү, аерым образларны, иҗатчы осталыгын һәм башка бик күп нәрсәләрне бәяләү чарасына әйләнә.

Роман укыйсыңмы, хикәяме, повестьмы, үз фикерләреңне теркәп бара торган бул. Кулыңа каләм алгач кына, аларны бергә туплау, хәтердә яңарту кыен. Үзеңдә кызыклы фикерләр дәфтәре булдыр. Әдәбият, тормыш турында көтмәгәндә башыңа килгән уйларны, башкалар әйткән гыйбрәтле фразаларны шунда язып куярсың, һәр ятлаган шигырь, чәчмә әсәрдән өзек сочинение язганда ярдәмгә килә ала. Хәтерең начар икән, берничә теманы ачканда кулланып була торган эпиграфлар гына хәзерлә. Кайвакытта, соңгы юлны үзгәртү белән генә дә, эчтәлеккә яңа мәгънә салып була. Димәк, берничә универсаль сочинениене хатасыз язарга өйрәнү имтиханнар вакытында синең эшеңне җиңеләйтәчәк. Каләм куәтен, иҗатчы осталыгын, кешегә соклануны, яшәү — үлемгә мөнәсәбәтне чагылдырган өзекләр дә универсальлеккә ия.

Югары уку йортына керүчеләр өчен программаларда күрсәтелгән һәр әсәр буенча язма эш каралган. Шулай булгач, бик яхшы беләм дип уйлаганда да, әдәбиятны программада күрсәтелгән тәртиптә кабатлап чыгу кирәк. Гадәттә, укучыга өч төр сочинение язу тәкъдим ителә. 1917 елга кадәрге мирас, бүгенге әдәбият буенча һәм ирекле темага була ул. Кайберәүләр, шуның соңгысын сайлармын әле, дип уйлый. Филологлар хәзерләүче факультетларда еш кына ирекле темаларны да әдәбият буенча бирәләр. Бу очракта әдәби әсәрне, язучы иҗатын ирекле сайлау гына күздә тотыла.

Ярдәмлек — язма эшләр буенча шпаргалка (күчергеч), дип уйлый күрмәгез. Беренчедән, кеше хезмәтен үзеңнеке итеп күрсәтү караклыкка керә, үзенә хөрмәте булган кеше моңа бармас. Икенчедән, бу сочинениеләр күпчелек өчен шактый катлаулыдыр, чөнки без фәнни югарылыктагы һәм аеруча сәләтле укучылар өчен өлге булырлык язма эшләр дә тәкъдим итәргә тырыштык, күбрәк югары уку йортларына керергә хәзерләнүчеләрне күздә тоттык. Әле бит төрле олимпиадалар, конкурслар, фәнни конференцияләр дә бар. Аларда еш кына үтә хәзерлекле балаларның чыгышларын тыңларга туры килә. Китап әнә андыйларга зур ярдәмлек булсын иде.

Хезмәтнең, әлбәттә, теләсә кайсы укучы өчен файдасы тиячәк. Беренчедән, ул — үрнәк эшләр җыентыгы. Аннан соң кайвакыт, дәреслек авторлары белән бәхәскә кереп, башкачарак та карашлар уздырылыр, дәреслектә әйтелеп бетмәгәннәр дә өстәлер. Белгәнебезчә, язма эшле имтиханнарның төп максаты — укучының, абитуриентның үзбашка фикер йөртү сәләтен ачу. Әгәр язма эшләр үрнәгендә укучы каләме осталык ягына аз гына үзгәрсә дә, без бик шатбыз. Китапны чыгаручылар, ихтыяҗ була калса, киләчәктә һәр сыйныф дәрәҗәсендәрәк язылган иншалар җыентыгын хәзерләүне күздә тота.

Язма эшләр дәреслектән файдаланып башкарылмады, алар әсәрләрне мөстәкыйль анализлау нәтиҗәсендә туды, шунлыктан укытучылар өчен өстәмә ярдәмлек була ала. Соңгы вакытта мөгаллимнәр арасында да бәйгеләр уздырыла башлады. Язма эшләребез аларга да билгеле бер дәрәҗәдә өлге булачак. Сочинениеләрдәге карашлар башкаларныкына аваздаш та, охшамаска да мөмкин. Моннан куркырга ярамый. Аңа омтылырга кирәк. Иң мөһиме: фикереңне дәлилләргә тырышудыр. Укытучылар күңелләренә охшаган эшләрне укып, дәресләрен төрләндереп җибәрә алырлар иде.

Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган.

Язма эшләр үзләре дә фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Син алардан язу осталыгыңа туры килгәнне, күңелеңә якынны үрнәккә сайлап алырсың.

Әдәби әсәрләр, иҗат буенча темалар гомумирәк тә, таррак та. Хикәя яисә кечкенә бер шигырьне генә тикшергәндә, фикерләр тирәнрәк була. Теманы тар планда алу язма эшне шулай ук тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм фәннирәк итә. Синең зур игътибарыңа да лаек булмаган әсәр бөтенләй башка, моңарчы күрмәгән яклары белән ачылып китә һәм үзенә гашыйк иттерә. Язма эшләргә куелган тема теләсә кайсы иҗатчы әсәрен билгеле бер юнәлештә өйрәнеп булганны да күрсәтә. Шул үрнәктә сез икенче бер әдип яисә шагыйрь язганнарны тикшерә аласыз.

Бүгенге көндә язма эшләрдә план мәҗбүри түгел, әмма фикерен эзлекле дәвам итә алмаучылар өчен аның файдасы бар. Истә тотыгыз: кайвакыт план комачаулый да. Иреккә омтылган фикерне чикли, тоткарлый, көтелмәгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирми, киртә куя. Инде план буенча да яза алмыйсың, төртелеп каласың. Шулай булгач, план план язу очен генә башкарылмасын, гамәли файдасы тисен. Еш кына укучылар, эшне тәмамлап бетергәч, аның иҗат ителү тәртибен терки. Сочинение үзе тәмам, планын гына язасы калды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Көлке түгелмени?!

Кызганыч, кайвакыт бик тирән эчтәлекле язма эшләр дә, пунктуация хаталары күп җибәрелү сәбәпле, түбән бәяләнә. Моны да онытмасагыз һәм каләмегез төшереп узган юлларга игътибарлы булырга күнексәгез иде.

Автор уй-фикер, нәтиҗәне белдергән җөмләләрне һәрвакыт туры сөйләм рәвешендә язу тарафдары түгел, шул ук вакытта ул, аларның билгеле бер рәвештә күңелдә тууын яисә җәмгыятьтә таралуын күрсәтергә кирәк булганда, өтер белән аерып кую яклы һәм шулай эшләде дә. Шулай итеп, шулай булгач, шулай икән һ. б., җөмлә башында килгәндә, кереш сүз буларак каралды. Боларны искә алсагыз иде.

Сочинениеләрне автор күңелдән (истә калган материал буенча) бик кыска вакыт аралыгында язды. Озын күләмлеләрен — югары уку йортларына укырга керү, кечкенә күләмле эшләрне дәрес шартларын күздә тотып башкарды.

Китап авторның белем дәрәҗәсен чагылдыруны максат итми.

I бүлек

И каләм, әйтерең бармы?

Кайбер факультетларга кергәндә, абитуриентларга үзе сайлаган һөнәр, туган халкы, җире, җәмгыять, тарих һәм башка темаларга да язма эшләр тәкъдим ителә. Әйтик, «Җәмгыять һәм шәхес турында уйланулар», «Безнең буын нинди идеаллар белән яши?», «Идеалсыз кеше — имансыс кеше» дип исемләнгән сочинениеләр язарга мөмкин булды ди. Алар, күрәсез, эчтәлек ягыннан шактый охшаш. Тарихтан мәгълүматсызраклар да, көндәлек тормыштагы күзәтүләренә нигезләнеп, һичшиксез, аны башкарып чыгар. Без сезгә үрнәкләрнең эчтәлек ягыннан төрле дәрәҗәдәгеләрен китерәбез.

Китап мәктәп укучыларын күздә тотып эшләнгәнлектән, ата-ана, туган авыл, Ватан, язгы эшләр, ел фасыллары хакында язма эш мисаллары да китерелер. Әлеге темаларның кайберләре алдагы елларда ук югары уку йортларына кергәндә тәкъдим ителгәнлекне әйтеп узасы килә.

Безнең буын нинди идеаллар белан яши?

Без — зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр.

Мине дөрес аңлавыгызны телим. Моның үз фикере юк икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Бер генә кеше җиңә алмаслык көчле ташкыннар да була.

Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган доньяда югалыбрак калдык. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? Моңа кадәр бик гади тоелган шул сорауларга да җавап бирүе кыен. Нинди идеаллар белән яшибез без? Җәмгыятебез нинди идеаллар белән яши? Болары инде — катлаулырак сораулар. Аларга шәхес булып формалашып җиткән кеше генә тулы, анык җавап бирә ала торгандыр.

Без бер-беребезгә артыграк та ошаганбыз шул. Киемнәрдә, яшәү рәвешендә бертөслелек хөкем сөрә. Соры, төссез, эчпошыргыч бертөслелек бу...

Олы буын вәкиле булмасам да, үзем белән бергә укып, бергә уйнап үскән сыйныфташларым, хәтта дусларымны да аңлап бетерә алмыйм мин. Кызлар — егетләр, егетләр — кызлар турында сөйләшүдән ерак китми. Кайсыдыр инде наркотиклар белән үк мавыга башлаган. Шуны дөньяның бер рәхәте дип саный. Кайсы үз эченә бикләнгән дә башкаларны тыныч кына күзәтә сыман. Мин дә — әнә шундыйлар арасында. Без, сан ягыннан азрак булгангамы, әллә сәләтсезлектәнме, ямьсез күренешләргә каршы торырга уйлап та карамыйбыз, әйтерсең бу хәлләрне күрмибез дә.

Минем белән җан серләрен бүлешеп йөргән, итагатьлелеге белән аерылып торган иптәш кызым бар иде. Көннәрдән бер көнне ул каршыма ручка буе сигарет капкан килеш килеп басты да ямьсез сүзләр белән сүгенә дә башлады. Имәнеп киттем. Сүзсез калдым.

Әхлагыбыз бозылган, эш яратмаган, матурлыкны тудырырга түгел, күрергә, аңларга да теләмәгән яшьләр без...

Идеалсыз, югалган буын.

Яшәүме бу, әллә түгелме?

Караңгы чоңгылдан чыгарырлык нинди дә булса якты бармы? Әлегә ул миңа күренми. Үземнең рухи төшенкелегемә ачынган минутларда кулыма китап алам. Аның битләреннән өмет кабызырлык сүзләр эзлим.

Без зур үзгәрешлә заманында яшибез. Күңел шул үзгәрешләрнең уңай идеаллар тудыруын, сакланганнарын ныгытырлык җирлек булдыруын көтә.

Идеалсыз кеше − имансыз кеше

Идеалсыз яшәү мөмкин түгел. Бу — хакыйкать. Кешене дә, җәмгыятьне дә иман яшәтә, тормышын бер агымга куя.

Озын тарих дәвамында әллә никадәр дәүләтләр барлыкка килгән, чәчәк аткан, юкка чыккан. Бер җәмгыятьне икенчесе алмаштырган. Сәбәп нәрсәдә? Җәмгыятьнең кайчандыр ныклы булган нигезе еллар узгач какшаган. Икътисад, идарәчелек хакында карашлары хакимиятнекенә туры килмәгән кешеләр саны арта барган саен, дәүләтнең дә эчтән таркалуы көчәя.

Элеккеге СССР белән шулай булмадымыни?! Бөек держава рухында корылган һәр илне шундый язмыш көтә.

Без, коммунистик идеаллар юкка чыгып, яңалары барлыкка килә алмаган заманда яшибез. Таланты, дәрәҗәсе белән аерылып торган шәхесләр дә югалып калган бу чорда үзеңә нинди таяныч булдырырга? Мин әнә шул сорауга җавап эзлим.

Гасырлар аша үтеп, яшәү көче биреп торган озын гомерле идеаллар юкмыни?! Безнең бабаларыбыз социаль гаделлек, дуслык-туганлык кебек төшенчәләргә табынмаганмыни?! Ә милли азатлык идеясе? Тарихыбыз, ата-бабаларыбыз рухы белән бәйләп тоткан, телебезне бүгенге көннәргә исән-имин китереп җиткергән, дәүләтчелегебезне әзме-күпме генә булса да саклап калырга ярдәм иткән идея түгелме ул?!

Мин дә — милләтпәрвәрмен. Минем хыялым — һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану...— болар синең аерылгысыз сыйфатларың булсын. Белемлелегең белән дә син татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрәсең. Милләтенә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Шуны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше генә үз милләтенең язмышы белән кызыксыначак. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булса... Үзгәртеп кору еллары башында көрәшкә күтәрелгән олы буын сафлары ныгыр иде.

Минем буын идеаллары. Минем идеаллар. Милләт, халык мәнфәгате белән бәйле хыялларым Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Габдулла Тукайларның иҗади мирасында уздырылган фикерләргә бәйле рәвештә дә туган. Ватан өчен яшәү шигарен алар югары трибуналардан әйткән, әдәби әсәрләрендә яңгыраткан, үзләренең эшләрен дәвам итүне безгә васыять итеп калдырган.

Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылда туган, шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми. Күңелен дингә салучылар арасында да милләтпәрвәрләр күпчелек.

Милли хәрәкәттә сан ягыннан әлегә бик аз булсалар да, татар яшьләренең тавышы ишетелә. Вакытлы матбугатта кыю язмалары басыла. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат кебек шагыйрьләр исә иҗатлары белән шул яшьләргә көч биреп тора.

Һәр буын үз шәхесләрен тудырырга тиеш. Бу да — идеал. Шәхесләрсез җәмгыять — төссез җәмгыять. Аның киләчәге дә төссез я бөтенләй юк.

Безне тормыш мәгънәсезлекләре, каршылыклары сындырмасын, милләт киләчәге өчен көрәш юлыннан алып ташламасын иде.

Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге

Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.

Тәлгать Галиуллин

Мин югарыдагы эпиграфны юкка гына китермәдем. Күренекле тәнкыйтьченең истәлекләр китабыннан ул. Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша.

Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана. Милләтен, халкын, туган җирен яраткан кешеләр үз рәсемнәрен генә туплау белән мавыкмас. Минем бабам, фотосурәтләр кеше гомерен генә түгел, милләт яшәешен дә теркәргә тиеш, ди.

Казан — тарихи шәһәр, элек-электән югары мәдәният, белем үзәге исәпләнгән. Бабакаем аның борынгы тарихын үзенчәлекле бер юл белән киләчәк буыннарга тапшырмакчы, татар кешесенең бөеклеген, горурланырлык байлыкларга ия булуын расламакчы.

Мин бик саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең Болак буе ярминкәсенә килеп чыгам, Аркадия бакчасында йөрим, Кабан күле буенда ял итәм.

Менә Казан Император университетының бинасы. Әле соңрак төзелгән опера һәм балет театры. Стильләр төрлелеге аларның салыну вакыты, тарихы турында да сөйли. Бу биналарга кемнәр генә кермәгәндер дә, алар диварына салынган ташларны кем куллары гына күтәрмәгәндер!

Төрле елларда төшерелеп алынган бер үк урамнар, мәйданнар Казанның гел матураюга таба үзгәргәнен хәбәр итә. Рәсемнәрдә — милләтебез кичергән көннәр, еллар, тарихның кызыклы сәхифәләре. Сәрби куаклары арасында утырган Бакыр бабай һәйкәле дә юк инде. Александр II хөрмәтенә куелуны да күчерелгәнме, җимерелгәнме, белмәссең.

Казан — сулар чолганышындагы шәһәр. Аның ярларында элек тә пристаньнар булган икән. Миңа чибәр генә бер ханым пароход палубасыннан яулык болгый... Мул сулы елга үз киңлекләренә алып чыгачак аны.

Соңгы елларда төшерелгән рәсемнәр дә бар монда. Бутлеров, Лобачевский һәйкәле, Мулланур Вахитов һәм яшь Ульяновныкы... Галимнәр, көрәшчеләр, күкрәк киереп, Казан урамнарына чыгып баскан, әйтерсең без Казан тарихында эзлебез, диләр.

Кремль урамы мине Җәлилгә куелган монументка алып килә. Богаудан арынырга теләгән кош шикелле шагыйрь...

Менә бу рәсемдә Кремль сәгате уникене суга. Рәсемнәр җансыз булмый. Алардан курантлар тавышы да, хөр рухлы шигырь дә, бурлакларның җыры да ишетелә. Кеше истәлекләрдә тышкы кыяфәте, кылган гамәлләре белән кала.

Әллә никадәр югары уку йортларына ия, зур сәнгать чәчәк аткан Казанымның бүгенгесе дә якты хатирәләр булып теркәлсен иде.

Яшьлегем бишеге

Кышкы салкын бакчаларны өрфия бәскә чорнаган. Ботакларда анда-санда гына бөрешеп утырган чәүкәләр, каргалар күрен-гәли. Искиткеч тынлык! Җанга узарлык тынлык...

Сукмакка иелеп, зәмһәрир суыкларда сынып төшкән бер ботакны алам да янып торган миләшкә ыргытам. Өзеп, салкында өшегән миләштән авыз итәм, янәсе. Ә ул, селкенергә дә уйламыйча, кошлар кебек үк бөрешеп утыруында. Син кем дә мин кем менә шушы була торгандыр инде.

Бу бакча — мине шәһәр тыйгысызлыгыннан арындыра торган бердәнбер урын. Башы киселгән тупыллар да, кулсыз калган куаклар да юк монда. Тынлык. Искиткеч тынлык. Җанга узарлык тынлык...

Яз көннәрендә, эссе җәйләрдә дә шундый тынлык микән аның кочагында? Юктыр, иртә таңда, кышын гына шулайдыр...

Минем кебекләргә, шау-шулы яшьлеккә тынлык бөтенләй хас түгел! Узган язда мин, япь-яшь кызый, рәшәткәләре сынып беткән бер утыргычта имтиханнарга хәзерләнеп утырам. Башка ник бер сүз керсен! Яндагы икенче бер утыргычта инде студент булып өлгергән егет һәм кызлар кызу-кызу нәрсә турындадыр бәхәсләшә. Шигырь, диләр, шагыйрь, диләр, Тукай клубы, диләр. Мөгаен, язу җене кагылган затлардыр бу, дип уйлап куям. Үзем колакларымны сагайтам. Тагын ни хакында сөйләрләр...

Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби ел йомгаклары буласы икән. Алар шунда барырга дип җыелган булып чыкты. Бар сөйләгәннәре: шигырь бетте, проза бетте, әдәбият бетте...

Яшьлеккә һәрвакыт инкарь итү рухы хас. Алар ни генә дип әйтсә дә, фаразласа да, әдәбият яши дә яши һәм яшәячәк.

Менә шушы гасырлар чиген узган имәннәр кебек — озын гомерле ул. Менә шушы салкында әчкелтем-төчкелтемгә әйләнгән миләш тәменә охшаган аның тәме. Яшьлек кебек тынгысыз ул әдәби дөнья, аның кебек, тормыш җитешсезлекләрен инкарь итүчән. Шул ук вакытта елга кебек басынкы ага ул, урынын белеп ага ул әдәби дәрья.

Әй кош! Нишләп утырасың анда?! Нигә минем белән сөйләшмисең? Төш әйдә учларыма. Хәл ал, җылын, каты томшыгың белән уч төпләремне чукы. Бергәләп көлешербез, әллә елашырбыз да...

Кызык: әгәр син укый белсәң, шигырь яратыр идең микән? Менә минем кебек?! Әнә язын мин бу бакчада очраткан яшьләр кебек?! Хәер, синең һәр сайравың — үзе бер шигырь ич. Менә көлке. Карга белән чәүкә сайрый димени?! Яза белми язган мөтәшагыйрь шикелле ич аларның каркылдавы.

Бакчаларның яше, карты була. Ике гасыр яшәгән бу бакча инде яшь булып күренми. Баш-башында яңа гына утыртылган нарат үсентеләре генә бу бакчаның картаймаячагын искәртә.

Ә без картаербыз микән, Казан? Син дә картаерсың микәнни? Әнә, сиңа мең яшь, диләр. Чал Казан, диләр. Олуг Казан, диләр. Ә бит урамың тулы — яшь-җилкенчәк. Бакчаларың тулы — кызлар, егет-җилән. Яңа урамнарың, яшь агачларың калка, үсә тора. Сабыйларың шул урамнар буйлап тәпи атлап китә.

Картайма, Казан. Гел шушылай матур бул, яшь бул. Син мине, шушы бакча утыргычларында тирбәтеп, олы тормышка алып чыгарсың. Син — минем бишегем. Син — минем балачагым, яшьлегем бишеге.

И-и-и миләш ботагындагы кош! Моңайма әле! Туңма әле син! Без соң картлармыни...

Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы

Табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта әллә ни күзгә дә чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәләргә ирешә.

Сәбәп нәрсәдә? Минем уйлавымча, кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитмидер. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син барыбер мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.

Ә бит әле, булдырып та, ил файдасына бернинди хезмәт башкармаучылар бар. Андыйлар да халык күңеленә кереп урнашмый.

Кайвакыт мәктәбебездә төрле бәйгеләр уздыралар. Бик теләп катнашам мин аларда. Рәсем укытучысы, синең сынлы сәнгатькә маһирлыгың бар, шул юлдан китәргә тиешсең, ди. Бәлки, ул хаклыдыр. Мин ясаган рәсемнәр әнә шул ярышларда гел беренче урыннарны ала. Сөенечемне тышка чыгармасам да, эчтән генә бик шатланам үзем. Менә бит, тырышсам, чыннан да, булдырам, башкаларныкыннан аерылып торырлык рәсемнәр ясыйм, дим.

Әле күптән түгел генә «Яңа гасыр килә» дип исемләнгән конкурс булып узган иде. Күпләр киләчәк гасырны фән-техника гасыры итеп тасвирлаган. Ә мин тоттым да үзебезнең авыл яныннан аккан елга буен ясадым. Андагы куе таллыкларны бүгенгедәй сакланган итеп төшердем. Суында каз-үрдәкләр йөзә, балалар коена. Текә яр өстендә чәчәкләр үсеп утыра. Бүгенге елга буеннан да матуррак булгандыр әле ул! Менә шушы рәсемгә беренче урын биргәннәр бит! Бөтен кеше аптырады да калды инде. Начар ясалмаган ул ясалуын, тик башкаларныкына охшамаган. Апа, әнә шуның өчен дә жюри яратты үзен, ди.

Мин конкурска дип иҗат иткән рәсемемнең аскы өлешенә: «Яңа гасыр! Син бу матурлыкларны алып китмә!»— дип язып куйган идем. Шул үтенеч аларның күңеленә дә үтеп кергән һәм рәсемне бик мәгънәле күрсәткән икән.

Бәйге нәтиҗәләрен ясаганда, миңа кеп-кечкенә аю баласы бүләк иттеләр. Үзе матур, үзе йомшак. Сөенгәнемне белсәгез! Аюны кулыма тоттырганда, директор да көлә. «Гөлфия, мин яңа гасырда безнең урманнарда аюлар да яши башлаячагына ышанам»,— ди. Имеш, менә шушы аюыңа җан өреп, син аны Тауяк урманга кертеп җибәрерсең. Шаяртып әйтелгән кебек булса да, хак сүзләр. Анда аюлар калмаган шул инде. Үзем дә шулкадәр сөендем! Минем рәсемем никадәр кешедә, без табигатьне сакларга, тагын да баетырга тиеш, дигән фикер уяткан.

Хезмәтнең тире — ачы, җимеше — татлы, дип әйтүләре юкка түгелдер. Күп көч куеп ясаган пейзаж әнә нинди шатлык хисләре алып килде.

Бу конкурс миндә зур хыяллар уятты. Үскәч, аермачык рәссам булам. Кешеләрне сөендерерлек картиналар иҗат итәрмен. Безнең авылдан да менә нинди рәссам чыкты бит, дип горурлансыннар әле.

Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә

Халыкта киң таралган, кулланышта йөргән мәкаль-әйтемнәр шактый. Араларында хезмәт турындагылары да бар. Язма эшебезгә исем итеп куелган мәкаль исә кешенең фигыле белән бәяләнүе хакында.

Туган-тумачалар, кунакка килгәч: «Кемне катырак яратасың, әтиеңнеме, әниеңнеме?» — дип сорыйлар. Бер дә матур сорау түгел. Әлбәттә, алар минем өчен икесе дә кадерле. Ә менә кемне нәрсә өчен яратам, монысы әлегә кадәр һәрберегездән саклаган серем иде.

Менә әти. Иртәдән кичкә кадәр эштә ул. Аның көчле куллары тимерләрне дә бөгә, ватык техниканы да төзәтә, көрәк-тырманы да уйната гына. Каралты-курабызның ниндилеге әтигә бәйле. Кем хуҗа икәнлекне кычкырып тора безнең курчак кебек елмаеп утырган йортыбыз.

Капканы ачып, ишегалдына кергәч, анда аунап яткан бер генә әйбернең дә юклыгына, абзарга узгач, идәннәре ныклыгына, ишекләр төзеклегенә, лапаска аяк баскач, киштәләргә рәт-рәт тезеп куелган инструментлар күплегенә игътибар итәсең. Гаражда да, келәтебездә дә һәр нәрсәнең үз урыны бар. Сарай, келәт, абзар, гараж — әтинең хуҗалыгы.

Өебездә дә шундый ук пөхтәлек. Аны барыбыз бергәләп саклыйбыз. Тырыш әниебезнең артыбыздан җыеп армавын телибез һәм, аның төп сыйфатлары итеп, нечкә күңеллелеген, кешеләргә карата миһербанлылыгын, ярдәмчеллеген саныйбыз.

Безнең өйдән бервакытта да кеше өзелми. Кемгәдер — сөт аерткыч кирәк, кемгәдер укол ясыйсы бар. Өченче берәү кайгысын таратырга керә. Урамга чыгып сөйли алмаганын әни йөрәгенә сала. Минем йомшак, юмарт әнием берсен дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Кеше хәсрәтен үзенекедәй күтәрә алган андый аналар аз түгел, әлбәттә, ә мин аны барыбер әнә шуның өчен яратам.

Кешене тышкы кыяфәте буенча бәяләмиләр. Ә бит минем әниемнең йөзе дә, гәүдәсе дә бик матур. Кемгәдер бер-бер яхшылык эшләгәннән соң, күзләре тагын да очкынланыбрак яна, иреннәре җәелебрәк елмая шикелле. Битләренә мәхәббәт чокырлары ясап көлгән хәлдә күз алдыма китерәм мин аны, әнием эш буенча каядыр китеп баргач, бик сагынсам.

Иң якын дустым

Дусларның якыннары күп булмый. Бер, ике яисә өч. Кайвакыт бер дусты булмаган кешеләрне дә очратасың. Мин үзем теләсә кем белән уртак тел табам, ә менә бары тик Ринат исемле сыйныфташ малайны гына якын дустым саныйм.

Без Ринат белән җәйге ялларда Кызылъярга кайтып йөрибез, чөнки аның әнисе белән минем әни бергә уйнап үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, кыскасы, бер авылныкы булганнар. Чаллыда да аларның йортлары янәшә туры килгән. Шулай итеп, әниләребезнең дуслыгы безгә дә йоккан. Бер үк яшьтә дә булгач, киңәшкәннәр дә икебезне дә бездән бераз ерактарак урнашкан татар гимназиясенә илткәннәр. Бергәләп йөрерләр, тынычрак булыр, дигәннәр.

Баштарак безне мәктәпкә әти-әниләр чиратлап озата иде. Зур үскәч, Ринат белән икәү генә йөри башладык. Ашыкмыйча чыгып китәбез, ашыкмыйча кайтып керәбез. Юл буена җитәрлек сүзебез бар. Ринат җәйгә, балык тотарга дип, кармаклар хәзерләве белән мактанса, мин туп, көймә сатып алганыбызны әйтәм. Ул әбисенең сусыл алмалары белән кызыктырса, мин безнекеләр бакчасында үскән шомыртны искә төшерәм. Ул малай, бу кыз турында сөйләшеп, барып җиткәнне дә сизмибез.

Ринатның яраткан шөгыльләре бик күп. Шырпы тартмасындагы рәсемнәрне, кәнфит кәгазьләре җыя. Соңгы шөгылен ташларга кушам, кызларга гына килешә ул. Ә менә аңа ошый. Кәгазенә карасам да, авызыма сулар килә, дип көлә. Кәнфит яратканын әйтүе. Баллыга исе киткәнлеген белгәч, туган көннәрендә мин аңа гел тәмле нәрсәләр ташыйм. Без бит аны барыбер бергәләп ашыйбыз. Иң якын дустым ич ул минем.

Ринат быел кышкы каникулда ял йортына киткән иде. Бик каты сагындырды. Аннан башка уйнарга да чыгасым килмәде. Көннәр буе тәрәзә каршысында утырдым. Әллә нигә китапка да күңел ятмады.

Ул да мине сагынган икән. Киләчәктә ял вакытында бер-беребезне ташламаска сүз куештык. Дусларның бергә булуы яхшырак.


    (дәвамы)

Рифа Рахман
сочинения на татарском языке.

© Харрасова Р.Ф., 2012 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
© Опубликовано: 07.11.2012



← назад   ↑ наверх         

Источник: http://kitap.net.ru/rifa-rahman/3.php



Рекомендуем посмотреть ещё:


Закрыть ... [X]

25 лет Поздравления Поздравления с днем рождения с юбилеем 25 лет - С днем рождения поздравляем счастья радости желаем чтоб

Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим Конкурс фатих карим

ШОКИРУЮЩИЕ НОВОСТИ